9 июльдә Азнакайда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” исемле Халыкара фольклор фестивале узачак

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

    9 июльдә Азнакайда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” исемле Халыкара фольклор фестивале үткәрелә. Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе.

    Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләкрайоннары, Татарстан Республикасында яшәгән төрки халыкларның фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

    Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда “Чатыр тау җиле” исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк.

    Бәйрәмебезгә Казан шәһәреннән килгән “Сорнай” фольклор ансамбле ямь өстәячәк. Сезне төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, Азнакай оста кулларының кул эшләре күргәзмәләре көтә, төрки халыкларның милли ашларыннан авыз итә аласыз. Азнакайда эшләнгән сувенирларга  сату да оештырыла.

    Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International