Гаиләне ничек сакларга?

2016 елның 8 июле, җомга

   Бүген Татарстанда барлыгы 300 пар язылышачак. Республикада яшәүче 70 үрнәк гаиләгә исә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырырга ниятлиләр. Татарстанда гына түгел, ил күләмендә иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне республикада әнә шундый вакыйгалар белән истә калыр дип көтелә. Алай гына да түгел, бүген “Казан” гаилә үзәге янында башланган гаилә бәйрәме якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк әле. Кыскасы, бу көннәрдә гаиләләргә игътибар артачак.

   Бүгенге бәйрәм гаиләләрнең ныклыгын, бер-береңә ихтирам һәм хөрмәт хисен арттырачак, дип ышандыра оештыручылар. Республика күләмендә нинди генә чаралар юк! Балтачта, мә­сәлән, “Балалар коляскалары па­рады” узачак. Мамадышта яшәү­челәргә бәйрәм символы – ро­машка чәчәге өләшергә ният­ли­ләр. Ә Түбән Камада әниләр урам тотачак. Чаллыда спорт яраткан гаиләләр велосипед иярләячәк. Гадәттәгечә, респу­бли­каның төр­ле районнарында яшәүче үрнәк гаиләләргә бәй­рәм бүләге – медаль дә тапшыралар. Бүләк­ләнүчеләр арасында авыл хез­мәтчәннәре, сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәт итү­че­ләр, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре дә бар. Әйтик, Нурлат районыннан Фе­доровлар гаиләсе тугыз бала тәрбияләп үстергән, моңа өстәп тагын алты ятимне сыендырган. Әлмәт районыннан ветеран Ва­сыйл Хуҗәхмәтов гаиләсе быел бриллиант юбилеен бәй­рәм итә. Казаннан Шәфиевләр гаиләсе – чын спорт династиясе. Аларның 9 яшьлек оныклары да – нәфис гимнастика буенча Россия һәм халыкара ярышлар җиңү­чесе. Алабуга районыннан Нури­ев­лар гаиләсе 10 бала тәрбияләп үс­тергән. Бүген алар – 22 онык һәм 14 оныкчыкның кадерле дәү әнисе һәм дәү әтисе.

   Бәйрәмгә бәйле иң зур чаралар Казанда көтелә. Бүген башланган бәйрәм якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк хәтта. “Казан” гаилә үзәге янәшәсендәге яшел чирәм­дә республикадагы барлык гаи­ләләрне дә көтеп калалар. Бүген­ге чаралар дискотека белән тә­мам­ланса, иртәгә көн дәвамында спорт ярышларында катнашырга, ә кич ачык һавада кино карарга мөмкин. Якшәмбе көнне бәйрәм мәйданына килүчеләрне концерт-тамаша да көтә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кияү һәм кәләшләр арасында гына әллә ни зур кызыксыну уятмаган. “Быел бәйрәм җомгага туры килде. Җәй айларында җомга, шимбә көннәрендә туйлар бик күп теркәлә. Бүген, мәсәлән, республика күләмендә 300 пар язылышачак. Тик бу – җәй айлары өчен гадәти күренеш”, – диде Альбина Шәвәлиева. Шунысы да бар: бүген язылышу тантанасында ЗАГС бү­лекчәләре белгечләре белән бер­рәттән, психологлар да эшләячәк.

    Әле күптән түгел генә Казан мэриясендә узган очрашуларның берсендә шәһәр мэры Илсур Метшин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында сөйләгәндә: “Татарстанда әлеге “яшь” бәйрәм­не билгеләп узу күркәм тради­циягә әйләнсен өчен күпмедер вакыт кирәк, һичшиксез, бу көн иң яраткан һәм кадерләп көтеп алган бәйрәм булырга лаек”, – дип белдергән иде. Мәгълүм булганча, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тугызынчы ел билгеләп узыла. Бу хакта сөйләшү атна уртасында Хөкүмәт йортында узган брифингта да дәвам итте. Гаилә турында сүз чыккач, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева аерылышуга бәйле мәсьәләне дә читләтеп узмады.

    Быелның беренче яртысына алынган мәгълүматларга караганда, республикада аерылышучылар саны җиде процентка арткан. Бәйрәм көнне кәефне иң күп кырган яңалык, мөгаен, әнә шулдыр. Ни өчен күбрәк аерылыша башлаганнар дигән сорауга да җавап бар. Моңа күпмедер дәрә­җәдә үзебез үк гаепле! “Быелның беренче яртысында Татарстанда аерылышу турында 6 мең 710 акт теркәлгән. 1 июльдән башлап ЗАГСка кире әйләнеп кайтучы пар­лар арасында сораштыру да үткәрә башадык. Тикшерүнең инде нәтиҗәләре дә бар. Баксаң, аерылышу турында карар кабул итүчеләрнең күбесе инде шактый вакыттан бирле аерым тормыш итүчеләр икән. Бергә яшәмәсәләр дә, моңарчы бу хакта рәсми документлары булмаган. Хәзер исә ЗАГСка килгәннәр. Чөнки тиздән аерылышу тәртибе катлауланырга мөмкин. Яңалык гамәлгә кер­гәнче, өлгереп калмакчылар”, – дип сөйләде Альбина Шәвә­лиева.
Инде хәбәр иткәнебезчә, республика башлыгы Рөстәм Миң­неханов тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр әзерләде. Аның нигезендә аерылышуны катлауландырмакчылар.

    Мәсәлән, хәзер гаиләне таркатырга теләүчеләргә уйларга бер ай вакыт бирелсә, алга таба аны өч айга кадәр озайтмакчылар. Гаиләдә кечкенә бала булган очракта, әлеге вакыт ярты елга кадәр җитәргә дә мөмкин. Шул рәвешле депутатлар гаиләләрне саклап калмакчы. Альбина Шәвә­лиева әйтүенчә, бүген РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә бәйле уңай якка үзгәрешләр турында сөйләргә иртәрәк әле. Яңалык Россия Дәүләт Думасында яклау тапкан очракта, тагын берничә ел көтәргә кирәк булачак, дип фаразлады ЗАГС җитәк­чесе.

 

Эльвира Вәлиева

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 08.07.2016/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International