Азнакайга барган саен Чатыр тау түбәсенә менми калганым юк иде. Менә идем дә, изүләрне ачып, күкрәгемне җилгә куя идем. Бу мәгърур тауда сулыш иркенәя, аяк табаннары аша туган туфрак җылысын тоясың. Бу баруда тау түбәсенә менеп җитә алмадым. Аның итәгендә туктап гаҗәеп тамаша белән хозурланырга насыйп булды: “Чатыр тауда җыен” дип аталган фольклор фестивале узды анда. Бу – алтынчысы иде.
Ә бит моннан берничә ел элек Чатыр тау кайберәүләр, ә бәлки, күпләр өчен, Татарстанның иң биек урыны гына саналды: таумы – тау, янәсе. Әлбәттә, азнакайлылар аны изгеләштерде, тау түбәсенә бер мәртәбә дә менмәгән кешене кешегә санамадылар. Азнакай егете, Татарстанның халык шагыйре Марсель Гали исә Чатыр тауны татар тарихы белән бәйләп, төрле риваятьләргә төреп тагын да биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрде.
Бүген исә Чатыр тау – иң биек тау гына түгел. Заманында Азнакай кысаларында гына башланган иҗат бәйрәме бүген “төрки халыкларның халыкара фольклор фестивале” дип аталып, анда Татарстанның 26 районыннан, Башкортстанның ике районыннан фольклор ансамбльләре килгән иде. Барлыгы 400ләп кунак диделәр. Ялгышмасам, “кунак” дигән сүзне район башлыгы Марсель Шәйдуллин әйтте. Бу якларда чакырылган кеше генә түгел, һәр юлаучы да кунак икәнен беләм мин. Шуңа күрә һәр бәйрәмнең монда гөрләп үтәчәге һәм күңелләрдә якты истәлек булып калачагы бәхәссез иде.
Мин кунаклар арасында Питрәч районы, Күн авылыннан килгән апаларны шаккатып тыңладым. “Иң яшебезгә 86 тулды”, – дип шаярталар. Үзләре “Яшь йөрәкләр” дигән ансамбльгә йөриләр икән, димәк, монда килүләре гаҗәп түгел кебек. Тик менә җырлар-биер өчен түгел, кунак булып килгәннәр алар. “Машина бирделәр – утырдык та киттек”, – дип көлешеп торалар. Питрәчтән Азнакайга хәтле 300 чакрым тирәсе бит, 5-6 сәгатьлек юл! Берсе, бераз яшьрәге: “Бар, энем, берәр гармунчы табып кил әле, үзеңә генә биеп-җырлап күрсәтербез”, – дип боргаланып, тыпырдап алды. Мондый халык юкка чыга аламы соң?!
Фольклор ансамбльләре чыгышы алдыннан “Чатыр тау җиле” дигән театрлаштырылган тамаша карадык. Халкыбыз тарихы белән бәйле төрле вакыйгаларга, риваятьләргә нигезләнгән иде ул. Шәхсән үзем риваятьләргә әкият дип карамыйм, алар тарихны саклый, аны буыннан буынга, күңелдән күңелгә җиткерә бара. “Чатыр тау җиле” әнә шул яктан бик шифалы иде.
Тамашаны олысы-кечесе карады, Азнакай артистларына кул чапты, аларга кушылып җырлады, алар белән бергә явыз аждаһаларга каршы “сугышты”, җиңү тантанасында катнашты, батырларны сәламләде. Кыскасы, барыбыз да узган тарихның кайбер мизгелләрендә яшәп алдык. Мин хәтта Чатыр тау тирәсендәге калкулыкларның аждаһа тарафыннан таучыкларга әйләндерелгән батырлар икәненә ышана яздым. Күңелләрдә горурлык хисләре иде.
“Чатыр тау җыены” тарих турында уйланырга форсат бирде. Чатыр тау үзе терелә-җанлана бара кебек. Аңа кешеләр үзләре җан өрә. Район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гыйлаҗев әйтүенчә, Чатыр тау туристлык маршрутына керәчәк. Монда 7 мәгарә барлыгы билгеле, икесенең ишекләре ачылган икән инде. Бәлки, аларда тарихи музейлар эшләп китәр. Тауның түбәсенә күтәрелер өчен агачтан шәп баскычлар да ясап куйганнар. Туристларга ял итәр, ашап-эчеп алыр өчен шартлар да тудырылыр, бәлки. Азнакайлылар Чатыр тауның ниндидер илаһи көченә ышанып яши. Имеш, монда әйтелгән теләкләр кабул була икән.
Җыен башланыр алдыннан Марсель Шәйдуллин: “Бу – халыкны берләштерүче бәйрәм. Монда туган иң изге хисләр буыннан буынга күчсен, яңгыраган җыр-моңнарыбыз озын гомерле булсын! Инде Ходайдан шифалы яңгырлар да сорыйк!” – дигән иде. Соңгы теләк кабул булды: шул ук көнне сеңдереп-сеңдереп матур яңгыр яуды һәм ул икенче көнне дә дәвам итте. Инде башка теләкләр дә кабул булыр дип өметләник. Марсель Гали әйтмешли: “Без Чатыр тауга менеп, Раббыбызга тагын да якынайдык бит”.
Автор: Риман Гыйлемханов
Фото: Лилия Шәйхуллина
чыганак: “Ватаным Татарстан”, /№ 98, 12.07.2016/