13-15 июльдә «Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта уза. Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнаша. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп бардылар.
“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, - дип белдерде Кәдрия Идрисова.
Оешма вәкилләре беренче көнне Актаныш район үзәгендә сәяхәт итте, андагы халыкның көнкүреше белән танышты, татар гимназияләрендә булды. Ул көнне алар “Киров” совхозында халык театры спектаклен тамаша кылдылар.