19 июльдә Азнакай Пенсия фонды идарәсендә халыкны кабул итү булачак

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

   Халыкны борчыган мәсьәләләр буенча районда депутатлар, җитәкчеләр тарафыннан кабул итүләр оештырылып тора. 19 июльдә 15.00 сәгатьтә Азнакай Пенсия фонды идарәсендә Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсе управляющие урынбасары Елена Полякова кабул итәчәк. Пенсия белән тәэмин итү, социаль түләүләр өлкәсенә караган сорауларыгыз булса, алдан 7-01-50 телефоны аша яки идарәнең үзендә языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International