16 июль Яңа Юлда Сабантуй узачак

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Ул елдан-ел матурлана, төзекләнә, зурая. Үзенең балалар бакчасы, мәчете, спорт мәйданчыклары бар. Быел Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырып, турыга таш юл салынды. Чирек гасырлык юбилеена ял паркы да булдырылды. Микрорайон халкы биредә үз Сабан туен уздыра. 16 июльдә тагын бистә бәйрәм итәргә җыена. Ул үзешчәннәребезнең җыр-моңнарына, милли уеннарыбызга бай булачак. Башлана сәгать 10 да.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International