Журналист үз язмаларының геройлары белән әледән-әле очрашып торырга ярата. Әлбәттә, теләсә кайсы белән түгел. Әгәр кем турындадыр яратып язасың икән, ул синең өчен иң якын кешеләрнең берсенә әйләнә. Якын кешенең хәл-әхвәлләрен белешеп тору табигый инде ул. Азнакайдан Мәннаф абый белән дә шулай булды. Иң беренче очрашканда аңа 75 яшь тулган иде инде.
Ел саен Татарстан, Россия, дөнья чемпионатларында катнашуы һәм җиңеп кайтуы турында ишетеп белә идем. Гомер буе спортның күп төрләре белән шөгыльләнгән ул, әмма профессиональ спорт турында уй күңеленә бер дә кереп карамаган, ахрысы. Яшь вакытында спортның аерым бер төрен сайлаган булса, күп кенә исем-дәрәҗәләр алган булыр иде Мәннаф абый. Ничәмә-ничә тапкыр ил, дөнья күләмендә узган ярышларда откан кешенең спорт дәрәҗәсе булмау мине баштарак бик гаҗәпләндерде. Ярый әле быел “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән исем биргәннәр. Монда район башлыгы Марсель Шәйдуллинның “кулы уйнамый” калмаган, рәхмәт аңа. Мәннаф абый исем, дәрәҗә өчен спорт белән шөгыльләнә дип уйламыйм. Әмма үз яшьтәшләре арасында илендә генә түгел, дөньясында бер булган кешегә ихтирам тиештер. Спорт – аның язмышы, яшәү рәвеше. Аңа сәерсенеп караучылар да бар һәм бу – табигый. Чөнки Мәннаф абый башкалар кебек түгел. Ул гомер буе йөгерә, чаңгыда чаба, мылтыктан атуда, турникта тартылуда яшьләрнең дә борынына чиртә. Күп төр буенча быелгы дөнья чемпионатындагы күрсәткечләре белән кызыксынам. Россиянең 24 төбәгеннән, 12 чит илдән килгән өлкән яшьтәге спортчылар арасында җиңү яулаган, инде 77 яшен тутырган Азнакай егете Мәннаф Хөҗҗәтов турникта 40 мәртәбә тартылган, 5 чакрым араны чаңгыда 16 минутта узган, мылтыктан атуда 100 мөмкинлектән 90 очко җыйган. “60 яшьтә 5 чакрымны 14-15 минутларда уза идем, хәзер бераз картаелды шул”, – дип елмая ул.
Россия чемпионатында 50 метр араны 41 секундта йөзеп узган, 500 метрны 78 секундта йөгергән, аягүрә мылтыктан атуда 100 мөмкинлектән 95 очко җыйган. Россия тренерларының берсе: “Бу вундеркиндны каян эзләп таптыгыз?” – дип шаккаткан ди.
Күрсәткечләрне мулдан китерүем тикмәгә түгел. Спорт дөньясына якын булганнар әлеге саннар артында нинди шәхес торганын чамалар.
Үз-үзеңне тыңлау ничек була?
Мәннаф абыйның бернинди тренеры юк һәм ул моңа мохтаҗ да түгел. “Үз-үзеңне тыңлый белергә кирәк”, – дияргә ярата ул. Һәр көнне иртәнге сәгать җидегә стадионга барсаң, анда Мәннаф абыйны күрми калмыйсың. Таш яуса гына чыкмаска мөмкин ул. Яшәеше аерым бер ритмга көйләнгән.
–Организмың: “Җитәр, Мәннаф дус, тукта!” – димиме соң?
–Киресенчә, “хәрәкәттә – бәрәкәт“, дип тукып тора.
– Мәннафның йөгерүдән башка эше юк, ахрысы, дип уйлаучылар да бардыр, әйе бит.
– Булса була инде, мин күбрәк үземне тыңлыйм. Бит көне буе күнегүләр ясамыйсың, йөгермисең. Иртән, мәсәлән, сәгать алтыда торам да төрле күнегүләр ясыйм. Аннан иртәнге аш.
– Нәрсә ашыйсың?
– Ботка. Аннан соң стадионга китәм. Бер сәгать буе төрле дистанцияләргә йөгерәм, күнегүләр ясыйм. Кышын чаңгыда, җәй көне роликлы чаңгыда ким дигәндә 10 чакрым чабам. Ярышлар якынайганда организмны бар куәтенә эшкә җигәм.
– Ул зарланмыймы соң?
– Күнегүләр ясамасам, канәгатьсезлек сиздерә башлый. “Кеше көлкесенә калмыйк, Мәннаф дус”, – ди. Йә бер, йә икенче җир чәнчеп куйгандай итә... Менә шулай аңлашып яшибез инде.
Исеменә күрә җисеме
Мәннаф абыйның фамилиясе турында бәхәсләшеп алдык әле. Ул: “Бөтен җирдә “Хуззятов” дип язалар”, – ди.
Мин әйтәм: “Татарчасы Хөҗҗәтов була аның”, – дим. Бу язмага тотыныр алдыннан “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге”н ачып карадым. “Хөҗҗәт” – дәлил, ышанычнамә дигән мәгънәне аңлата икән. Мәннаф абый үзенең яшәү рәвеше белән кеше организмының мөмкинлекләре гаять зур икәнен дәлилли ләбаса.
Без бүген сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, ГТО нормалары кире кайтты. Тәрбия өчен иң кулае – үрнәк, гыйбрәт. Мәннаф абый кебекләр турында күбрәк язарга, телевизион тапшырулар эшләргә, фильмнар төшерергә кирәк. “Син тегеләй бул, болай бул!” – дип вәгазь укып кына кеше тәрбияләп булмый.
Мәсәлән, мин үзем Мәннаф абый белән сөйләшеп утыргач, аның яшьләрчә җиңеллек белән йөгергәнен күргәч, бер аягымның сынган икәнен онытып җибәрдем, атлап йөрүләрем үзгәрде. “Их син, тумас борын картайган нәрсә”, – дип үз-үземне сүгеп алдым.
Казанга кайтып дачама баргач, мәш килеп эшләп йөргән булдым. Хатын аптырый: “Ни булды сиңа?” – ди. “Яшьлеккә таба барыш”, – мәйтәм.
Риман Гыйлемханов
(“Ватаным Татарстан”, /№ 102, 19.07.2016/)