Кирәген кирәк, аңлаучы сирәк

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

    Гаҗәп, әмма факт: авыл хуҗалыгында эшләүчеләр һөнәр берлегенә торган саен күбрәк берләшә. Әле кайчан гына бетүгә таба юл тоткан авыл профсоюз­ларының сафлары соңгы елларда көннән-көн ныгый барып, инде 50 меңнән артып китүнең сәбәпләре нәрсәдә? Ел дәвамында берсе икенчесенә ялганып ба­ручы эш-мәшәкатьләргә авыл­лар күптән күнеккән.

    Вакыты белән алы да, ялы да күзгә кү­ренерлек түгел. Әмма игенчеме ул, механизатор яки терлекчеме – аның гаделлек белән яшисе, хез­мәтенә тиешле бәя аласы, эш һәм тормыш шартларын яхшыртасы ки­лә. Ә менә пай җире өчен тиешлесен онытылганда бер, анда да әле печән, салам яисә бернигә ярамаслык ашлык белән бирсәләр ни эшләргә? Яки иртә таңнан кичке караңгыга кадәр дәвам иткән хезмә­теңә эш хакын вакытында түләмәсәләр? Башка төрле гаделсезлекләр булганда кая барырга?

Президент Указы тикмәгә түгел

Чыннан да, район түрә­ләре ерак, инвесторның елына бер тапкыр да күренгәне булмаган авылларда моң-зарыңны кемгә сөйләргә? Ан­дый оешма да калмады дисәм... бар икән бит. Халык турында кайгыртып яшәүче хуҗалыкларда профсоюз оешмалары бү­ген дә актив эшчәнлек алып бара. Алай гына түгел, хуҗалык җитәк­челеге бе­лән хезмәт коллективы арасында күмәк киле­шү­ләр төзеп эшләүчеләрне социаль яклау буенча байтак кына эшләр дә башкарыла. “Хезмәт коллективларында социаль партнерлык эш­чән­леген җәелдерү” турында яңарак кына Татарстан Президентының махсус Указы да тикмәгә түгелдер.

    Сер түгел, авыл хуҗа­лыгында эшләүчеләрнең тор­мыш-көнкүреше бүген дә әле шәһәрнекеннән шактый калыша. Бигрәк тә эш шартлары, хезмәт хакы, социаль, мәдәни һәм кайбер башка юнәлешләрдә. Кол­хоз-сов­хозлар таркалып, алар урынын вәгъдәгә бай, гамәлгә сай инвесторлар яисә әлегә буыннары ныгып җитмәгән фермерлар алгач, авыл халкына карата төрле гадел­сезлекләр һа­ман да күбрәк сизелә.

– Хуҗалык җитәкчеләре башлыча хезмәт коллективы белән уртак тел табып эшләргә тырыша. Әмма әлегә, теләсә ни эшләсәм дә ярый, дип, эш кеше­сенең мәнфәгатьлә­ренә өстән караучы җи­тәкчеләр дә юк түгел. Тәҗ­рибәле­рәкләре исә хуҗа­лыкта профсоюз оешмасын яңа­дан торгызуга каршы килми, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт­чән­нәре профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина.

    30 елга якын гомерен шушы эшкә багышлаган Фәридә Галимҗан кызын респуб­ликаның һәр хуҗа­лыгында яхшы беләләр. Әлмәт, Бөгел­мә һәм Азнакай районнары хуҗалыкла­рын­да йөргәндә моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Район­нар­ның һәр­кайсында әлегәчә профсоюз оешмасы төзел­мәгән хуҗа­лык­лар бар икән. Шундый­ларның берсе – Бөгелмә районы Муса Җә­лил исемен­дәге җавап­лылыгы чиклән­гән җәм­гыять. Тик шунысы да бар: хуҗалык җитәкчесе Фәрис Әхмәт­гәрәев әйтүен­чә, профсоюз оешмасы элек ничек эшләгән булса, бүген дә шулай эш­ләвен дәвам итә. Алдынгыларны, хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, бәй­рәм чаралары үткәрү, юбилейларны бил­геләп узу, ярыш йомгаклары, кыскасы, барлык эшләр дә башкарыла. Әмма оешма рәсми рәвештә теркәлмәгән. Бу кадәресе хезмәт коллективыннан тора: теләк булса, мин каршы түгел, ди Фәрис Хәмит улы.


Алдагысын алдан кайгыртасы

Рәсми рәвештә теркәл­мәгән оешманың карарлары юридик көчкә ия түгел. Әй­тик, хуҗалык белән хезмәт коллективы арасында төзел­гән күмәк килешүдә кеше эш урынында фаҗига­гә очраган икән, аңа яки аның гаиләсенә төрле матди ярдәм карала. Ходай сак­ласын, дөнья хәлен белеп булмый. Шундый килешү булганда, хуҗалык бәла-казага тарыган кешенең гаиләсенә, аның балигъ бул­маган балаларына матди ярдәм итәргә тиеш. Оешма рәсми рәвештә тер­кәлмәгән булса, мондый килешү га­мәлдә саналмый.

   Бөгелмә районы җитәк­чесе урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, профсоюздан башка авыл хуҗалыгы юк, дип саный. Үзе дә шактый еллар профсоюз оешмасы рәисе булып торган җи­тәкче белми әйтмәс. Фәнис Вәгыйз улы озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәк­ләгән. Ху­җа­лыклар­дагы хәл­не яхшы белә. Профсоюз оешмасы актив эш­ләгән оешмаларда төрле хокук бозулар, гаделсезлек­ләр бер­мә-бер азрак, ди.

– Ни өчен дигәндә, җитәкчене өстән билгелә­сәләр, профсоюз оешмасы рәисен хезмәт коллективы үзе сайлап куя. Сайланып куелган кеше гадәттә зур хезмәт юлы узган, коллективта авторитетка ия. Шуңа да аның фикер-тәкъдим­нәренә җитәкче игътибар итә, коллектив та аны тыңлый төшә, – ди Фәнис Вәгыйз улы.

 

Камил Сәгъдәтшин

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 103, 20.07.2016/)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International