Азнакай халкы пенсиянең исәп-хисап ясап арттыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә управляющие урынбасары Елена Полякова азнакайлыларның сорауларына җавап бирде

Азнакай Пенсия фонды идрәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә управляющие урынбасары Елена Полякова халыкны кабул итте. Азнакайлылар аңа пенсияләрнең түбән булуы, аны исәп-хисап ясап арттыру, шулай ук алдан пенсиягә чыгу хокукы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Елена Полякова идарә бүлекләре җитәкчеләре белән киңәшмә дә уздырды. Ул электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алу өчен районыбыз гражданнарын бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәүнең мөһимлеген ассызыклады.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International