Азнакайда «Яшь патриотлар” волонтерлары катнашында флэшмоб узды

2016 елның 22 июле, җомга

“Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриотлар” волонтерлары катнашында флэшмоб  уздырдылар.

Билгеле булганча, Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 мең сумлык акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә расланмаган.

Казан Кремле һәм федераль университеты яңа акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Бу көннәрдә алар өчен тавыш бирү бара. Волонтерлар халыкка әлеге хакта аңлатып, Казан өчен тавыш бирергә чакырдылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International