«Юлдаш» ансамбле концерт белән Азнакай игенчеләре алдында чыгыш ясый

2016 елның 22 июле, җомга

Авыл хуҗалыкларында урак өсте башланды.

Бу чорда Мәдәният йорты каршындагы «Юлдаш» агитбригадасы концерт белән игенчеләр алдында чыгыш ясый. Кәкре Елга, Сәпәй, Микулино механизаторлары аларның җыр-моңнарыннан эшкә көч-егәр алды инде.

Ни дисәң дә, уттай урак өстендә каядыр концертка йөрергә вакыты юк авыл хезмәтчәннәрең. Шуңа күрә алар күңелле ял мизгелләре бүләк иткән өчен юлдашлыларга бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International