Йөргән аякка җим иярә дигәндәй, район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре белән танышып йөргәндә, Чәкән авылында инвестор белән халык арасында килеп туган катлаулы хәл турында ишетергә туры килде. Берничә районның авыл хуҗалыгы тармагына миллиардларча сум инвестиция керткән инвестор, Бөгелмә районыннан килеп, элегрәк елларда даны бөтен республикага шаулаган хуҗалыкны торгызырга алынган.
Тик биргән кадәрен табыш белән кайтарып аласы да бар бит әле. Башкача булганда, инвесторның көймәсе комга терәлә. Игенчелектән аермалы буларак, терлекчелек тармагы инвесторга зур табыш китерми. Шуңа да кайбер эре инвесторлар, җае чыгу белән, терлекнең баш санын киметергә яисә терлекчелек тармагын бөтенләй бетерергә омтыла. Чәкән авылында яшәүчеләр белән “Победа” җәмгыяте арасында килеп чыккан низагның да нигезендә шул хәл бугай.
Коллар хәлендә калдык
Без Башкортстан чигендәге тауларга сыенып утырган Чәкән авылына килеп җиткәндә, көн кичкә авышкан иде. Мәдәният йорты янына бер төркем авыл кешеләре җыелган. “Алданрак белгән булсак, күбрәк җыелыр идек”, – ди биредә озак еллар терлекче булып эшләүче Ришат Дәхибуллин.
Кешеләрнең берсен-берсе бүлдереп, күңелдәгесен әйтеп калырга тырышуыннан да инвестор белән ике арадагы “чуан”ның күптән тулышуын сизеп була.
– Инвесторларны күреп, сөйләшеп тә булмый бит. Кайчагында бухгалтер килеп, хезмәт хакы өләшә дә – вәссәлам. Югыйсә үзебез турында ниләр генә ишеттермиләр. Имеш, без ялкау, урлашабыз, эчүчелек белән шөгыльләнәбез һ.б. Тормыш булгач, төрлесе буладыр. Беребез дә әүлия түгел. Тик мин, тиешле хезмәт хакы булса, алны-ялны белми эшләргә дә әзер. Элегрәк елларда без мактаулы хуҗалык идек. 7 мең гектардан артык сөрү җирләре, 30 мең баштан артык терлек-туары бар иде. Хәзер әнә 1 мең баш. Анысы да район җитәкчесе булышлыгы белән сакланып калды. Инвесторга без түгел, безнең җир генә кирәк. Бервакыт сыерларны суеп сатарга ук җыенганнар иде. Районнан килеп, көн-төн сакладылар. Фермада малтуар бетсә, безгә ни эшләргә кала? – дип борчыла өч бала әтисе.
Очрашуга килгән терлекчеләр Светлана Бухарова, Евгений Мишин, Флорида Баландина, Святослав Мишин, Руслан Кувандыков, бригадирлар Зиннур Тимерҗанов һәм Надежда Әхмәтҗанованың тормышта төп керем чыганагы – терлекчелек фермасы. Һәркайсының гаиләсендә – 3-4 бала. Аларны ашатасы-эчертәсе, мәктәпкә әзерлисе, ай саен утка-суга, газга түлисе. Күбесе кредитка ни дә булса алган. Кыскасы, хезмәт хакын бер айга гына кичектерсәләр дә, каравыл кычкырырлык.
– Узган ел эш хакын 5 ай буе тоткарладылар. Аннары бухгалтер, кем килешүгә кул куя – акчаны шуңа гына бирәбез, дип ниндидер документка имза куйдырып чыкты. Күбебез аны укып та тормады. Нәтиҗәдә ел башыннан коллар хәлендә калдык, – ди Ришат Дәхибуллин.
Инвесторның исе китми
Килешүнең берсен миңа бирделәр. “Победа” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Фәттахов белән терлекче Ришат Дәхибуллин арасында имзаланган әлеге документтан күренгәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап ул терлекче түгел, ә “хезмәт күрсәтүче” булып кала. Хезмәте өчен сәгатенә 63 сум түләячәкләр.
– Килешүдә күрсәтелгәнчә, терлекне аена 20 көн түгел, 30 көн карыйсы. Эш сәгатьләрен дә ничек телиләр, шулай саный башладылар. Нәтиҗәдә кайберәүләребезнең эш хаклары 25-30 меңнән 2-3 мең сумга калды. Сүз әйтеп булмый, теләмәсәң, кит, диләр. Күбебез китәргә дә мәҗбүр булды, – ди терлекчеләр.
Килешүгә имза куелгач та, инвестор терлекчеләргә хезмәт кенәгәсен таратып чыккан. Җиңел бит, терлекче элеккечә эшли, ә инвестор хезмәт хакын күпме тели – шулай түли. Авырып киткәннәргә больничный бирәсе, Пенсия фондына акча күчерергә дә кирәк түгел. Башка төрле салымнарны да түлисе юк. Терлекчеләр арасында пенсия яшенә якынлашып килүчеләр барлыгына да инвесторның исе китми бугай.
Әйтергә кирәк, Азнакай районы хакимиятендә бу турыда һәркем хәбәрдар. Инвестор белән җитди сөйләшүләр дә булган. Яңарак кына “Победа” җәмгыяте җитәкчесе Вадим Фәттахов эшеннән алынган. Вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы Сергей Исаев әйтүенчә, җәмгыятьнең үз оештыручылары бар. Алар ни әйтсә, шулай булачак...
Камил Сәгъдәтшин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 106, 23.07.2016/)