Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Узган атнада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итү уздырды.

Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкның гозер, тәкъдим, киңәшләрен тыңлады, мөмкинлектән чыгып чишү юлларын эзләде.

Сораулар арасында төрлесе бар иде. Җитәкчеләр аларның кайберләрен җаваплы оешма белгечләре белән берлектә урынга барып тикшереп, алга таба хәл итү юлларын эзләргә булдылар.

Кыскасы, депутат бер генә сорауны да игътибарсыз калмады, берләре буенча тиешле чаралар күрергә ышандырса, икенчеләре буенча эшлекле киңәшләрен бирде.

 

Нәсимә Фазлыева

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International