Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек.
Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән, янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек.
Безнең районда да аларның саны арта бара. Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 30 июль көнне автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2016” бәйгесе уздырыла.
Ярышлар 9.00 сәгатьтә “РОСТО” (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында юл йөрү кагыйдәләрен тикшерүдән башлана. Аннан соң гүзәл затлар полигонда машинаны фигуралы йөртүдә көч сынашачак. Гаризалар район ЮХИДИ бүлегендә 7нче кабинетта кабул ителә.
Таңсылу Саниева
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/