Саклана бел!

2016 елның 2 августы, сишәмбе

       Нәкъ тә әнә шундый девиз астында 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре “Каенкай” һәм “Бөркеткәй” балалар ял итү лагерьләрендә уен-көлкеле өйрәнүләр уздырып җибәрде. Яшүсмер ял итүчеләр өчен иң башта – йокы бүлмәләрендә көнкүреш эшләрен башкарырга җыенганда кинәт янгын вакытында кисәтүче кычкырган тавыш биреп флеш-мобка чакырып алдылар. Балалар югалып калмыйча, тәрбиячеләр өйрәтеп куйганча барысыда урамга куркынычсыз җиргә агыла башладылар. Янган бинадан чыкканда кара төтеннән ничек качарга икәнен дә онытмаганннар, күбесе суга чыланган кулъяулык, сөлге ише, хәттә өс киемнәрен дә суга батырып  тын алу юлларын каплап йөгерүчеләр булды. Янгын сүндерүчеләр дә әлеге халәтне күреп  балаларны мактап куйдылар.

    Ял итүче балаларны хуплап янгын сүндерү бүлеге инженеры Марат Кәримов тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләп узды. Янгын вакытында, ялкын бина буйлап тиз арада уйнаклаганлыктан беркая да карамыйча, бернәрсә эзләмичә вакытны уздырмыйча тизерәк куркынычсыз урынга чыгып китәргә икәнлеген искәреп үтте. Янган бинадан чыкканда шуны истә тотарга кирәк, төтен бина эчендә кеше  буе хәтле өскә тарала, шуңа да аска иелеп чыккан чакта һава сулап була. Янгын вакытында чыгып булмаган очракта  тәрәзә янында басып торырга кирәк, андый вакытта коткаручыларның табуы бик җиңел була. Тәрәзәләрне дә кирәкмәсә ватырга ярамый, чөнки ачык тәрәзәләр аша  кара төтен ныграк та тулып тын алырдай булмый. Ярдәмгә ашыккан коткаручыларның игътибарын җәлеп итәр өчен тәрәзәләрне ачмыйча фломастер белән яки иннек ярдәмендә зур итеп өндәү билгесе, хәттә олы хәрефләр белән “SOS” дип язарга мөмкин.

       Балаларны тәрбияләгән тәрбиячеләр өчен аерым бер программа төзелгән иде. Аларга  коткаручылар  янгын акытында  балаларны ничек коткарып калырга икәнен күрсәтеп үттеләр. Тиз арада өлгер генә балаларны куркынычсыз урынга чыгарыр алдыннан  кычкырырга ярамый, тыныч тавыш белән урам ишегенә күрсәтеп әйтергә генә кирәк. Янгын вакытында күрүчәнлек азайганлыктан  балаларга күрер өчен кул яктырткычларын яндырырга мөһим. Шулай ук кул астында булган тын алырга ярдәм итүче махсус җиһазлар булуы мөһим. Янган бинадан балалар чыгу белән аларны барлап чыгарга, арада берсе булмый калса кичекмәстән ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләргә  хәбәр итергә кирәк. Коткаручылар тәрбиячеләргә кара төтен эчендә кия торган махсус җайланма турында тулырак мәгълүмәт биреп,  ялкынны сүндерүче махсус кул җиһазы белән ничек төгәл эшләргә кирәк икәнен аңлатып киттеләр.

        Янгын сүндерү бүлегенән килгән кунакларны  балалар бер тавыштан олы рәхмәт әйтеп озатып, ә балалар ял итү үзәге башлыгы урынбасары  Регина Хәмитова янгын сүндерүчеләр белән очрашу шундый  матур бәйрәмнәрдә генә була калса дигән фикердә калдылар.

 

24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International