Әсәй авылы мәчете зурая

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

     Үткән атнада Азнакай района Әсәй авылы мәчете янәшәсендә мәчет яны курсларын үткәрү өчен бина салына башлады, шулай ук биредә хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе һәм мәҗелесләр үткәрү залы да булачак, бинаның мәйданы 9*8 квадрат метр. Әлеге изге эшне авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар һәм иганәчеләр бергәләп башкара.
   Әйтеп үтәргә кирәк, алдагы кышта мәчет бинасына капиталь ремонт ясалган иде, анда зур намаз залы һәм ашарга пешерү бүлмәсе тәртипкә китерелде. Авыл имамы Рәфис хәзрәт Мухамметов әйтүе буенча яңа бина кышка хәтле сафка басачак.

 

Азнакай мөхтәсибәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International