7 августта Камышлы Күл авылы бәйрәме узачак

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

    7 август көнне сәгать 12.00дә Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев барлык райондашларын Камышлы Күл авылына (Фрунзе) нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән авыл бәйрәменә чакыра.

Бәйрәмне татар эстрадысының якты йолдызлары - Газинур Фәрухшин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Заһир Шаһбан, Шәфәгат Салихов чыгышлары бизиячәк. Юбилей бәйрәменең йөзек кашы – ат чабышлары! Сез шулай ук гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башка милли уеннарыбызда көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

    Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International