Татарстанлылар хезмәт хокуклары бозылуга ешрак зарлана башлады - Сәрия Сабурская

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

   ТР омбудсмены сүзләренчә, гражданнардан төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә.

   Татарстанда республика буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтлегә хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы  мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Бу хакта "Татар-информ"га әңгәмәсендә Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская белдерде.

"Хәзер хезмәт хакын түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү, кыскарту яки эштән китәргә мәҗбүр итү кебек хезмәт хокуклары темалары буенча мөрәҗәгатьләр күп", - диде ул.

    ТР омбудсмены сүзләренчә, 2016 елның беренче ярты елы нәтиҗәләренә караганда, гражданнардан төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә. Шулай ук инвалидларны тернәкләндерү чаралары, шифаханәгә юллама, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, алданган "өлешчеләр" һ.б. темалар буенча мөрәҗәгатьләр арткан.

   "Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез актив эшли. Мин елына 3 мең чамасы мөрәҗәгать кабул итсәм, алар да якынча шул кадәр үк кабул итә. Бәлки, бераз азрактыр. Күп кенә проблемалар урында хәл ителә", - дип аңлатты омбудсмен.

    Шул ук вакытта, агентлык әңгәмәдәше беренче ярты елда мөрәҗәгатьләр саны арту Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле эшенең күчмә киңәшмәләр, очрашулар, аудио һәм видеокабул итүләр кебек актив формалары белән бәйле дип билгеләп үтте. Хакимиятнең төрле органнары җитәкчеләре белән уртак кабул итүләр дә үткәрелә. "Безнең министрлыклар һәм ведомстволар белән кабул итүләр оештырыла. Бу омбудсменга килгән мөрәҗәгатьләр санын киметә", - дип билгеләп С.Сабурская.

 

 «Татар-информ», Максим Кирилов, Гөлүзә Василова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International