Азнакайдан янгын сүндерүче Геннадий Семашко Россия күләмендә узачак бәйгедә Татарстан данын яклаячак

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

27 июльдә Әлмәт шәһәрендә янгынга каршы көрәшүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча республика бәйгесе үтте.

Киеренке бәйгедә Актүбә бистәсеннән якташыбыз Икенче отрядның дежур сменасы начальнигы Геннадий Семашко икенче урынга лаек булды.

Хәзер ул август аенда Россия күләмендә узачак бәйгедә Татарстан данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International