Татарстан синоптиклары хәбәр итә

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Җил көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин

 ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачагын кисәтә. Кайбер районнарда яшеннәр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.

4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.

Гөлшат Ганиева, “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International