Иртәгә Азнакай туристлары слетка китәчәк

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

    Җәй хозурының бер генә мизгелен дә әрәмгә уздырмаска чакырган Яшьләр эшләре идарәсе чираттагы күңел ачу, ял чарасы уйлап тапкан: райондашларны 5-7 август көннәрендә Алферовка авылы янәшәсендәге Мәллә чишмәсе буена туристлар слетына чакыралар.

     Әлбәттә, ул спорт бәйгеләренә, уеннарга бай булачак. Турист тормышының бар нечкәлекләре дә ачылыр слетта. Учак янында җырлар, романтик очрашулар – барсы да булыр. Кичке биштә шушы урынга килсәгез, ялгышмассыз.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International