7 август көнне сәгать 12.00дә Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев барлык райондашларын Камышлы Күл авылына (Фрунзе) нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән авыл бәйрәменә чакыра.
Бәйрәмне татар эстрадысының якты йолдызлары - Газинур Фәрухшин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Заһир Шаһбан, Шәфәгат Салихов чыгышлары бизиячәк. Юбилей бәйрәменең йөзек кашы – ат чабышлары! Сез шулай ук гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башка милли уеннарыбызда көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.
Рәхим итегез!