Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Дәләт Советы депутатлары, яшьләр оешмалары, районнарның мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән торган эксперт төркеме 200 дән артык белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Районыбыз данын һөнәр көллияте, Азнакайның коррекция, 1 нче урта һәм Урсай мәктәпләре яклады. Зона турында җиңеп, “Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе” номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе һәм “Иң яхшы махсус (коррекцион) учреждение” номиинациясендә Азнакай коррекция мәктәбе финалга чыктылар. Финал 10 августтан 12 августка кадәр үтәчәк. Җиңүчеләр 18 августта билгеләнәчәк һәм педагогларның республика август киңәшмәсендә бүләкләнәчәк. Азнакайлыларга уңышлар телибез!
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/