Быелгы ел- яман шеш авыруларына каршы көрәш елы

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

    Быелгы елның яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителүе тиктомалдан гына түгел. Бу чирдән ел саен дөньяда 7,6 миллион кешенең гомере өзелә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, яман шеш авырулары үлемгә китергән барлык чирләрнең 13 процентын тәшкил итә. Узган ел районда учетка алынган авырулыларның 27,9 проценты профилактик тикшерүләр вакытында ачыкланган. Димәк, диспансеризация үтүне сузмавың хәерле, чир никадәр алданрак ачыкланса, аны дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк.  

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International