Узган ял көннәре Алферовка авылы янәшәсенә туристик слетка җыелучылар өчен онытылмаслык булып калды. Шушы 3 көндә алар турист сукмакларының нинди генә киртәләрен үтмәде дә, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә көч сынашмады! Ә иң мөһиме – һәркем команда белән эш итү, бер коллективка туплануның никадәр отышлы булуын аңлады, ахыргы нәтиҗәләргә үзеннән лаеклы өлеш кертү өчен тырышты. Шулай итеп, быелгы турслетның күчмә кубогын “Патриот” клубының “Азфлай” командасы яулады. Яшьләр үзәге командасы аннан азга гына калышты. Өченче урынны район үзәк сырхауханәсе туристлары алды. Үз эшләренең чын осталары булган кызлар-егетләр үзләре өчен спорт һәм физкультураның да яшәү нормасы булуын күрсәттеләр.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/