Районның – 85, “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан шәһәрдә зур эшләр башкарыла. Азнакайлыларның күз алдында яңа “Гаилә” паркы калкып чыкты, “Юбилейный” стадионы төзекләндерелде, Кара елга буе танымаслык булып үзгәрде... Гәрчә, соңгы вакытта җирлегебездә башкарылган төзекләндерү эшләрен санап та чыкмалы түгел! Юбилей уңаеннан төзекләндерелгән Ишкәев исемендәге ял паркыннан бүген хәтта күзләр камаша: биредә төрле әкият геройлары сыннары, яңа аттракционнар урын алды, балалар мәйданчыклары яңартылды һ.б.
10 август көнне 17.00 сәгатьтә паркны тантаналы ачу чарасы узачак.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/