13 августта Азнакай районы 85 еллык юбилеен билгели

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

13 августта Азнакай районының – 85, “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллыклары уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм чаралары уздырыла.
 

  Программада:

9.00 – “Шифа” янында, шәһәр урамнарында байкерлар чыгышы;

10.00 – “Юбилейный” стадионы янында һәм “Чатыр-тау Арена” спорткомплесы каршында ретро-машиналар күргәзмәсе эшләячәк;

11.30 – “Юбилейный” стадионында чараны тантаналы ачу;

12.10 –  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы;

12.30-14.00, 18.00-22.00 – татар һәм чит ил эстрадаларының якты йолдызлары: Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Данир Сабиров, Ләйсән Гыймаева, Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Фирдүс Тямаев, Язгөл, Сирина Зәйнетдинова, “Белорусы” АРТ-төркеме, “Сәйдәш” бию коллективы һәм район үзешчән сәнгать остлары чыгышлары;

21.00   – бәйрәм салюты.

***

Чараның тантана өлешенә керү (чакыру билетлары буенча) “Юбилейный” спорткомплексы бинасы кырында урнашкан төп капкалардан башкарыла (11.30 сәгатькә кадәр).

Чакыру билетлары булмаган тамашачылар стадионның ян капкаларыннан керә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International