Азнакайда, халык белән монополиягә каршы мәсьәләләр турында сөйләштеләр

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

 Чәршәмбе көнне  район советы  бинасында монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан  Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин   халыкны кабул  итте. Очрашуга  нигездә  үзләрен  борчыган мәсьәләләр  буенча  бизнес  вәкилләре  килде.  Эшмәкәрләргә һәр минут кадерле. Ләкин еш кына кыйммәтле  вакытларын әрәм итеп, кәгазь боткасы белән көрәшергә туры килә.  Хезмәт күрсәтүче органнарның  үз эшләрен тиз һәм төгәл  башкармавыннан да зарландылар алар.   Ә кайбер эшмәкәрләр үзләре җитештергән  җайланмаларны  ничек итеп киң  җәмәгатьчелек  кулланылышына кертү турында да фикер алыштылар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International