Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Азнакайда капиталь ремонттан соң балалар паркы ачылды
2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе
Быел шәһәрдә бик күп яңа объектлар төзелде. Парк-скверлар, балалар мәйданчыклары, мәдәният учаклары сафка басты. Чәршәмбе көнне шәһәрдә тагын бер зур вакыйга үтте – балаларны, ата-аналарны шатландырып, Ишкәев исемендәге ял паркы реконструкциядән соң үз капкаларын ачты. Ул – шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, тантанага җыелган халыкны сәламләп, нефтьчеләрнең район үсешенә керткән бихисап өлешен ассызыклап үтте һәм республика, “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмдә катнашучыларга “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов та үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Сәхнәдән әйтелгән җылы теләкләрдән, котлау сүзләреннән соң паркта чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде, балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды, мавыктыргыч бәйгеләр узды.
Балачакның могҗизалы дөньясына алып кайткан күңелле җырлар яңгыраган парк бу көнне бәләкәчләрнең чагу тавышларыннан гөрләп торды. Әлбәттә, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт итүдән кем генә канәгать калмасын да, кем генә шатланмасын ди?! Паркка йөздән артык яңа экспонат урнаштырылган. Алар арасында ниндиләре генә юк! Әнә, "Ну, погоди!"дагы Куян да Бүре кырына килеп “утырган”! Читтәрәк крокодил Гена, почтальон Печкин, Винни Пух, Белмәмеш... урын алган.
Ә сабыйларның бу бүләккә шат булуы әллә кайдан күренеп тора.
– Әкият геройлары, аттракционнар аеруча ошады, хәзер Диснейлендка да кызыкмыйм, – ди әнә Динә дә.
– Паркка яңа сулыш өрү – балалар өчен генә түгел, без – өлкән буын өчен дә сөенечле гамәл. Булганны саклап, чисталыкта һәм тәртиптә тотсак иде, – дип сүзгә кушыла сигезенче дистәсен ваклаучы Әминә апа.
Һичшиксез, әлеге ял паркы барыбызның иң яраткан ял итү урыны булыр!
Таңсылу Саниева
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе
http://www.aznakaevo-rt.ru/
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
май, 2026 ел
12.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май 12 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез көчле җил секундына 15-17 метр тизлектә (Казанда секундына 15 метрга кадәр); -көндез яшенле.
10
май, 2026 ел
2026 елның 11 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 11 маенда 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 6 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
9
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 10.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 10 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу көтелә. 2026 елның 11 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -5 кә кадәр туңу көтелә.
8
май, 2026 ел
09.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май 9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз