Азнакайлылар, тәкъдимнәрне бүгеннән үк җиткерергә мөмкин

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның барлык районнарында  “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелек кабул итүләре уза. 4 августан  16 нчы сентябрьгә кадәр  махсус график нигезендә активистлар көн саен республиканың  шәһәр һәм авылларына барып, халык белән очрашалар.  Пәнҗешәмбе көнне җәмәгатьчелек мобиль кабул итү автобусы  Әгерҗе авылына  килеп  төште.

Сайлау алды әзерлегенең мөһим этабы буларак, мобиль җәмәгать кабул итүгә мөрәҗәгать итеп,  татарстанлылар  үзләрен борчыган сорауларын бирә, депутатлыкка кандидатларга тәкъдимнәрен җиткерә алалар. “Бердәм Россия” активистлары әйтүенчә,  республиканың  булачак  депутатлары  Дәүләт думасындагы эшләрен  җыелган тәкъдимнәр  нигезендә планлаштырачак.   

Әгерҗедә  җәмәгатьчелек кабул итү  автобусы авыл  Мәдәният йорты каршында   эшләде. Авылдашлар    мобиль җәмәгатьчелек    кабул  итү  координаторы  Евгений Устин белән очрашты. Аңа активистлар булышты. Шулай ук авыл кешеләрен фикер-тәкъдимнәрен муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм  авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов та тыңлады һәм эшлекле тәкъдимнәрен әйттеләр. 

 Мобиль җәмәгатьчелек автобусы килүен ишетеп, шактый авыл кешесе җыелган иде. Алар арасында шушы авыл килене,  балалар бакчасы мөдире,  җирлек башлыгы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, хәзерге вакытта  ветераннар советы рәисе  Альбина Сафиуллина да бар.

–Авылыбыз көннән-көн үсә матурлана.  Газы, суы, юлларыбыз бар. Үзара салым акчасына  бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Әмма авылыбызга  ныклы, зур асфальт юллар да кирәк. Моны  инде  салым  акчасына гына эшләп булмый, федераль, республика  бюджетыннан ярдәм, программалар  кирәк. Һичьюгы Гайшә Әхмәтова, Сибгать Хәким кебек зур юлларга  асфальт җәелсен иде.

Альбина апаны иң масштаблы борчыган  мәсьәлә  ветераннар, аеруча сугыш чоры балалары һәм ятимнәре белән бәйле иде.  Авылда 30дан артык сугыш чоры баласы бар, 16сының әтиләре яу кырында башын салган. Инде бик күпләрне борчыган мәсьәлә буларак, авыл ветераннары  башлыгын да аларга матди ярдәм чараларының аз булуы, я бөтенләй дә булмавы борчый.

–Авылда  яшь гаиләләр, аларга эшләргә эш,  мәктәп, бакча юк икән, аның киләчәге зур борчу тудыра, – ди балалар бакчасы мөдире Рәмзия Зиннәтуллина.  – Ничек тә булса  яшьләрне  авылда калдырырга, мәктәп-бакчаларны япмау чарасын күрергә кирәк.

    Билгеле, җирлектә актив,  эшмәкәрлек  белән шөгыльләнүчеләр дә бар.  Әнә Лена ханым Шәйсолтанова эшкуарларны борчыган проблемалар белән килгән.

Ике сәгатьләп эшләү дәвамында Әгерже авылыннан 5 тәкъдим керде. Алар махсус бланкларда язылды һәм  депутатлыкка кандидатларга җиткереләчәк.   Әгерҗелелеәр белән очрашканнан соң, мобиль җәмәгатьчелек кабул итү автобусы   Мәнәвез авылына  юл тотты. Кичен исә Азнакай шәһәре халкын кабул итәчәкләр. Алар әле безнең районда тагын өч тапкыр булачак. Халык белән аралашу, аларның күңелендә йөрткән тәкъдим-фикер, борчуларын якыннан белү өчен “Бердәм Россия” партиясенең мондый кабул итүләр оештыруы зур әһәмияткә ия.

 

Нәсимә Фазлыева

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International