"Маяк" газеты, “Ишегалдым – гөлбакча” фоторәсемнәр бәйгесен игълан итә!

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Табигатьтә җәй хакимлек итә. Бар җиһан матурлыкка күмелгән: күзне камаштырып утыручы аллы-гөлле чәчәкләр, яшеллек... Әлеге гүзәллекне тасвирларга сүзләр табып бетерү дә мөмкин түгел хәтта. Ә бит ул оҗмахтай матурлыкны без үзебез тудырабыз. Кечкенә орлыктан үсеп чыккан үсентеләр бераз вакыттан шау чәчәккә күмелгәч, кем генә шатланмый икән?! Алар бит җаныбызга, тәнебезгә рәхәтлек бирүче дә. Авылларда, шәһәребездә әкияти дөньяны хәтерләткән бакчалар, ишегаллары бихисап бүген. Әнә шуны истә тотып, без газета сайтында “Ишегалдым – гөлбакча” исемле фотобәйге игълан итәргә булдык. Әйдәгез, ул матурлыкны, йорт-җирләрен оҗмах бакчасыдай тоткан хуҗаларны күбрәк кеше күрсен!

Сездән ямьле бакча, чәчәклек, ишегалды күренешләре көтеп калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз! Фоторәсемнәр 25 августка кадәр кабул ителә. Аларны редакциянең үзенә китерергә, шулай ук, «Бәйгегә» дип билгеләп, электрон почтага ( azmayak@mail.ru) юлларга да була. Хуҗа кешенең исем-фамилиясен, телефон номерын күрсәтергә онытмагыз! 

Тавыш бирү aznakaevo-rt.ru сайтында 26 августтан алып 9 сентябрьгә кадәр барачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә

 

филиал АО «Татмедиа» редакция газеты «МАЯК» http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International