Быел Азнакайда 600 гә якын балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр

2016 елның 12 августы, җомга
Әле җәйнең уртасы гына булса да, ата-аналар мәктәпкә әзерлек турында кайгырта башладылар инде. Формалар, сумкалар, дәфтәрләр һәм башка уку кирәк-яракларын алдан хәзерләп куйсаң, Белем көнен тыныч күңел белән каршы аласың.

Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга, кемнеңдер хәтта мөмкинлегеннән килми торган эш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча берничә ел инде районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе уза.

Ул аз тәэмин ителгән, күп балалы, инвалид, ятим һәм опекадагы балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Нинди хәлдә яшәвенә карамастан, һәр бала өчен 1 сентябрь – шатлыклы бәйрәм булырга тиеш Елның-елында азнакайлылар бу акциядә актив катнашалар. Менә тагын ул старт алды.

Быел районыбызда беренче сыйныфка 750гә якын бала бара, аларның 180е ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфта укучы инвалид һәм ятим 410 балага да ярдәм күрсәтеләчәк.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International