Габделгазиз бабай белән әбиебез Мәмдуха Сасыкүл авылында гомер иткәннәр. Бабай бик оста чабаталар үргән, киндер сугып, тукымалар тукыган, тире иләп, туннар тегәргә дә бик оста булган. Биш вакыт намазын да калдырмаган. Шаян табигатьле, көр күңелле Габделгазиз гаиләсендә бер-бер артлы биш кыз бала дөньяга килә. Ипле генә тормыш иткәндә, гражданнар сугышы башлана. Бер төркем авылдашлары белән Габделгазиз бабай да сугышка алына. Шактый юллар үтеп, газаплар чигеп, яраланып кайта ул авылына. Монда да аларның гаиләсен коточкыч ачлык көтеп торган икән. Ничек кенә тырышсалар да, сабыйларны ачлык афәтеннән саклап кала алмыйлар: 4 кызлары бер-бер артлы үлеп китә. Бары тик 1912 елда туган кызлары Мәгъсүмә генә исән кала. Авыр кайгылардан арындырып, гаиләдә тагын ике кыз дөньяга килә: Фәргидә һәм Фатыйма! Ә 1931 елның апрелендә гаиләдә ир бала туа. Аңа Габбас дип исем кушалар.
Әти үлде, сугыш башланды
Габбас әтием бала вакытларын бик яхшы хәтерли. Бик кечкенәдән ат арбасына утырып, әтисе белән печәнгә йөри, мал-туар тирәсендә кайнашып үсә. Мәктәпкә укырга киткән ике апасының кайтуын түземсезлек белән көтеп ала торган була. Бигрәк тә Фәргидә апасын үз итә, чөнки ул энесенә Әлифба китабын бирә, хәреф танырга өйрәтә. Шулай итеп, биш яшендә үк укырга, язарга өйрәнә ул. Алты яшендә, апаларына ияреп, мәктәптә укый башлый. Ләкин тормыш кырыслыгы, җитмәүчәнлек аны дәреслекләрдән тиз аера. Иртә яздан кара көзгә кадәр әнисе белән бергә колхоз бозауларын көтә. Ә укырга күрше Күктәкә авылына бары тик кыш көннәрендә генә бара.
1940 елның язы. Әле генә тугыз яшен тутырган Габбас әнисе урынына бозаулар көтәргә китә. Төш вакыты җитәрәк авыл ягыннан җан-фәрманга чабып килүче Фәргидә апасын күреп, гаҗәпкә кала. Апасының күз яшьләре аралаш: “Энем, әйдә тизрәк өйгә кайтыйк! Әтиебез үлде бит...” – дигән сүзләрен ишетеп, коелып төшә.
...Аннан сугыш башлана. Габбас, һәркөн иртүк торып, әнисе белән фермага эшкә йөри, яшьтәшләре белән басу-кырлардан кайтып керми, өлкәннәргә булыша. 1948 елда бер төркем яшьтәшләре белән аны да ФЗОга җибәрәләр. Озак та үтми, аннан качып кайта һәм үз теләге белән Донбасс шахталарына эшкә китә. Тик Габбаска туган авылы Сасыкүлгә үз аякларында кайту насыйп булмый. Капка төбенә килеп туктаган машинадан төшкән ак халатлы кызны күргәч, Мәмдуха әби бермәлгә өнсез кала.
– Кайттыңмыни, балам! Кайгырма, Алла боерса, үз аякларыңа басарсың әле! – дип юата ана улын. Әнисе, апалары янында тизрәк савыга башлый ул. Егеткә шахтада күмер чапканда авыр вагонетканың арттан китереп бәрүе, өч тәүлектән соң гына шифаханәдә аңына килүе куркыныч төш кебек кенә тоела башлый. Сикереп торып, малай вакыттагы кебек, колхоз бозаулары артыннан йөгерәсе, ә кичләрен яшьтәшләре белән гармун тартып, авыл урамнарын әйләнәсе килгән чаклары аз булмый аның.
1952 елгы язгы кыр эшләре тәмамлангач, халык Сабан туен уздырырга җыена. Яшь егет Габбасның гына хыяллары чынга ашмаслык. Их, үз аякларына басып йөри алсамы? Яшь кызларның чиккән сөлгеләрен биленә бәйләр иде дә мәйдан уртасына чыгып басар иде. Ә шулай да, ике тәгәрмәчле коляскасына утырып, бәйрәмгә чыга ул. Бер читтәрәк, көлешә-көлешә, ни турындадыр серләшкән кызларны шундук күреп ала егет. Шушы кызларның берсе – озын кара чәчле Бибинур үзенең гомер юлдашы булыр дип уена да китерми әле ул бу вакытта. Икенче көнне, тәвәккәлләп, Сарлы авылына килә һәм Бибинур белән якыннан таныша. Кара бөдрә чәчләре маңгаена таралып төшкән, шаяртып сөйләшергә яратучы егет тә кызның күңеленә хуш килә: ике арада мәхәббәт хисләре кабына. Моңа кадәр бер генә кызның да кулын тотып карамаган Габбасның беренче мәхәббәте була Бибинур. 1954 елның апрелендә, ике яшь йөрәк берләшеп, гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары Әнис, Нәфис туа. 1959 елда Тымытык авылында йорт сатып алып, шунда күченеп киләләр алар. Ә август аенда ике малайдан соң көтеп алган кызлары – мин туганмын. Бу вакытта да әле ул үз аякларына баса алмаган, шуышып йөргән, безне караган. Китаплар укырга да вакыт тапкан. Ә китапларны китапханәдән олы улы, 5 яшьлек Әнис алып кайта торган булган. 1961 елда тагын бер кыз – минем сеңлем Гөлшат туа. Шул елны, имгәнеп 10 ел узганнан соң, әтиебез яңадан үз аякларына баса: башта таякка таянып, берничә елдан бөтенләй мөстәкыйль йөри башлый ул. 1966 елда тагын бер уллары – энебез Газинур дөньяга килә. Биш баланы тәрбияләү, укыту җиңел булмый. Әниебез терлекчелек өлкәсендә эшләгәнгә, көннәр буе фермадан кайтып керми иде. Шулай да биш баласына да, кичләрен йон эрләп, җылы оекбашлар бәйләргә дә, көн аралаш камыр куеп, мичтә ипи, кабартмалар пешерергә дә өлгерә иде ул.
Әдәбиятка гашыйк әтиебез алтмышынчы елларда каләм тибрәтә башлый. Беренче иҗат җимешләре районның “Маяк” газетасында басыла. Бераздан үзе дә редакциядә эшли башлый, берничә ел хатлар бүлеген җитәкли. Күренекле язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев белән бергә эшләү дәверендә әдәбиятка тагын да якыная. Берничә ел редакциядә эшләгәннән соң, Дәүләт иминиятләштерү идарәсенең район бүлекчәсенә күчә. Ул арада балалар да үсеп җитә. Аларны укыту мәшәкатьләре белән гомер үткәне сизелми дә кала. Менә шулай, бар булганына сөенеп, матур гына яшәгәндә, гаиләбезгә зур бәхетсезлек килде: 1983 елның 19 сентябрь төнендә, янгын чыгып, туган йортыбыз кара күмергә әйләнде.
Язмыш кушуы шулай булгандырмы, оясы тузгытылган кош хәлендә калган әтиебез, яңадан Донбасс якларына юл ала. Шактый авырлыклар аша булса да, үзе эшләгән шахта идарәсеннән 2 бүлмәле фатир алуга ирешә. 54 яшенә җитеп, туган ягыннан бер дә чыгып карамаган әниебез Бибинурга, балалары, туганнары, авылдашларыннан аерылып, читкә яшәргә китүнең авырлыгын аңлатырга гади сүзләр генә җитми.
Бибинурсыз кайту
Инде җитмешенче яшенә чыккан әти-әниебез, ниһаять, 2000 елның язында кайту өчен тиешле документларны туплап, тормыш кирәк-яракларын җыештырып куялар. Барыбыз да бик көттек аларның кайтуын. Энебез Газинур яңа йорт җиткерде. Ни хәл итәсең, барысы да без уйлаганча булмады шул. 13 март иртәсе онытылмаслык кайгы китерде: әниебез йоклаган җиреннән уянмады, күзләрен мәңгегә йомды. Бик еракта мәңгелек йортта калды кадерлебез. 2010 елның җәендә, туган яклардан алып барган туфракны сибеп, чәчәкләр утыртып кайттык каберенә.
Кайтты әтиебез туган якларына. 50 ел элек, Донбасс шахталарыннан имгәнеп кайткан булса, бу юлы 46 ел бергә яшәгән, 5 балага гомер биргән, авырлыкларны бергә кичкән тормыш юлдашын югалтып кайтты...
Тормыш бер урында гына тормый. Әтиебез үзенә генә хас үҗәтлек һәм балаларының, туганнарының ярдәме белән яшәргә көч тапты. Бар хәсрәтен эченә яшереп, тагын иҗатка чумды. Йөрәк түреннән чыккан сыкрау-әрнү хисләре дә, куану-шатлыклары да энҗе бөртекләредәй ак кәгазьгә тезелделәр. Азнакай һәм Теләче район газета битләрендә басылган шигырьләре үз укучысын тапты. Саба радиосына тапшырулар яздырып, яңа гына язылган иҗат җимешләрен тыңлаучыларга җиткереп кайтырга, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештырырга да өлгерде ул. Шаян, туры сүзле Габбас Әхмәтҗанов исеме республика матбугатында да урын алды. Ә 2002 елда аның “Карурманга керсәм...” дип аталган шигырьләр, фельетоннар һәм мәсәлләр җыентыгы дөнья күрде. Әтиебезнең исемен мәңгеләштерүдә язучы Әхәт Сафиуллинның ярдәме зур булды. Китап сөючеләр җыентыкны бик җылы кабул итте. Туган авылы Бүләктә мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән бик матур иҗади кичә оештырылып, китапны тәкъдим итү дә якты истәлек булып калды.
Биш ел Теләчедә кече улы Газинур гаиләсендә яшәде ул. Ләкин туган якларның тарту көче ныграк булдымы, 2007 елның көзендә яңадан Тымытыкка кайтты. Җәйләр җитсә, Ык буйларына төшеп, еракта калган яшьлек эзләрен эзләгәндәй, сагышка баткан көннәре еш була иде. Сабантуйларга чыкканда, әниебезне сагынудан күзләре дымланса да, сиздермәде, күз яшьләрен эчкә йотты. Әллә ун ел урын өстендә яткан еллары өчен микән, гел йөгереп йөрде, җитез, тынгысыз булды. 2008 елның 15 сентябрь иртәсендә тын гына бакыйлыкка күчте. Тымытык авылы зиратына җирләнде. Ураза вакыты иде. Бертуктамый яңгыр койды да койды ул көнне.
Исән булса, әтиебез Габбаска да 85 яшь тулган булыр иде. Үзеннән соң килер буыннарга сагынып сөйләрлек якты хатирәләр калдырган Габбас Әхмәтҗановны күпләр зур ихтирам белән искә ала. Бу язмам безне якты дөньяга тудырып, тәрбияләп үстергән, тормышка дөрес юл күрсәткән әти-әниебез рухына дога булып барып ирешсә иде.
Гөлнур Хаҗипова-Әхмәтҗанова
чыганак: “Ватаным Татарстан”, /№ 119, 13.08.2016/