Азнакайда Ислам мәдәниятенә багышланган кичә узачак

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

“Экстремизмга – юк!” республика акциясе кысаларында район мөхтәсибәте, “Иман” яшь мөслимәләр үзәге, яшьләр идарәсе  19 августта 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Йөрәкләр ачылганда» дигән кичә уздыра. Азнакайлыларны “Борынгыдан бүгенге заманга кадәр” исемле театральләштерелгән тамаша, мөселман киемнәре күргәзмәсе, каллиграфия һәм милли бизәкләр буенча мастер-класслар, балалар өчен милли уеннар көтә. Татарстан мөфтияте игълан иткән “Китапка гомер бүләк ит” республика акциясе кысаларында гарәпчә язылган борынгы китаплар җыю да оештырыла. Озын итәкле күлмәктән килгән кызларны кекенә бүләкләр көтә.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International