Мәктәп формасыннан баш әйләнә?!

2016 елның 19 августы, җомга

   Дәфтәр, каләм, карандаш ише кирәк-ярак тутырылган сумка күптән әзер. Мәктәп формасы гына аласы калды. Җәйнең соңгы аен ваклаган бер мәлдә мәктәптә укучы баласы булган һәр ата-ананың башыннан үтә
бу уйлар. Эшне нидән башларга?

    Белгечләр бу очракта иң элек уяулыкны арттырырга киңәш итә. Россиядә сатылган мәктәп фор­маларының 80 процентка якыны бала сәламәтлеге өчен зыянлы икәнен исәпкә алсаң, бигрәк тә. Хәтерләсәгез, узган ел 1 сентябрь җитәргә санаулы көннәр калып барганда Россия Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко ата-аналар колагына шундый шаккатыргыч хәбәр җиткергән иде. Тик вәзгыять бүген дә әллә ни үзгәрмәгәнгә охшап тора. Күптән түгел генә Россиянең сыйфат системасы идарәсе (Роскачество) илнең 57 төбәгендә сатылган мәктәп формасын тикшергән. Ни гаҗәп, аларның да яртысыннан артыгы укучы сәламәтлегенә зыян салырлык булып чыккан. “Мәктәп киеменең күбесе Кытайда җитеш­терелгән. Ата-аналарны алар иң элек арзан бәясе белән җәлеп итә”, – ди белгечләр.

     Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Филиппова сыйфатсыз киемнең бала сәламәт­легенә китергән зыянын санап бетерә алмый. “Кайбер ата-аналар тар киемнең кискен тын юллары вируслы инфекциясенә сәбәп булуын белми. Тәнгә тиеп торган сыйфатсыз материал дерматит һәм экзема кебек тире авырулары китереп чыгарырга мөм­кин. Сыйфатсыз киемнән баланың башы әйләнә, күңеле дә болгана ала”, – ди ул. Каш ясыйм дип күз чыгармас өчен мәктәп формасы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә соң?


Тукыма. Бала һәр көнне 8-9 сә­гать буе киеп йөргән мәктәп формасы яртылаш йон, киҗе-мамык тукымадан яки ясалма ефәктән торырга тиеш. Кызлар һәм малай­ларның күлмәкләрен­дә синтетик сүс күләме – 35 проценттан, костюмнарда – 55 проценттан артмасын.


Уңайлылык. Форманы киеп караганда балагыздан, кулларын терсәктән бөгеп, өскә күтәреп, янга җәеп, чүгәләп каравын сорагыз. Хәрәкәтләнергә комачаулаган, кысып торган кием баланың үсешен тоткарлаячак.


Ярлык. Тегү эзенә берке­тел­гән ярлыклы киемгә генә өс­тен­лек бирегез. Ул ертылган, йә булмаса, булавка белән генә эләк­тереп куелган булса, шикләнергә җирлек бар. Ярлыкта язылганнарга да игътибар итегез. Анда бу тукыманы юарга да, үтәкләргә дә ярамый дигән билге торса, мәк­тәп формасы тулысынча синтетик материалдан тегелгән дигән сүз.


Төс. Психологлар артык ачык төстә булмаган мәктәп формасы алырга киңәш итә. Мисал өчен, куе яшел һәм куе зәңгәр төсләр баш мие эшчәнлеген яхшырта, соры, аксыл көрән һәм коңгырт төстәге кием тынычландыра. Ә менә ак һәм кара кебек контраст төсләрдән баланың күзе арый.


Өстәмә тукыма. Пиджакның кесә турысында һәм җилкә өлеше астына өстәмә тукыма катламы бер­кетелгәнме? Булса, бик яхшы. Өстәмә тукыма киемне сузылудан саклый. Мондый кием еллар буе формасын югалтмый. Өстәмә ди­мәк­тән, табиблар мөмкинлеге бул­ган кешегә балага берьюлы ике төр­ле – көндәлеккә һәм бәй­рәмгә кия торган форма алырга киңәш итә.


Ошый-ошамый. Мәктәп фор­масын балагыздан башка гына сайламагыз. Ул күңеленә хуш килгән киемдә генә үзен яхшы хис итәчәк.

 

Динә Шәкүрова

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 120, 19.08.2016/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International