Татар альтернативасының республика районнары буйлап беренче масштаблы гастрольләре узачак.
2016нчы елда яңартылган иҗтимагый мәйданнар концерт мәйданчыкларына әвереләчәкләр. Туган телен һәм халыкара рок, поп культура традицияләрен яратып, тере татар музыкасын уйнаучы музыкантлар чыгыш ясыячак.
Рәдиф Кашапов Балык бистәсе районында туган, Чаллыда, Казанда, Петербургта яшәгән. Проектларының берсе Англиядә басылган, гитарасы Германиядә, Польшада, Латвиядә яңгыраган. 2015 елда Казан, Питер, Хельсинки, Мельбурн, Түбән Новгород студияләренда җыелган «Тамгалар» исемле тәүге альбомы чыккан. Хәзер икенче альбомны әзерли.
Oscar & c7c5 вокалист һәм җырлар авторы - Оскар Юнысов. Башкорстанның Бирск шәһәрендә туган, музыка мәктәбендә баян юнәлеше буенча укыган. Казанда үз студиясен ача һәм “Нинди рәхәт” дип аталган альбомын яздыра. Казанда үз студиясен төзеп, шунда "Нинди рәхәт" альбомын яздырган. "Грейпфрут" - монтажсыз, бер дубль белән төшерелгән клип - Dedolight европа конкурсының топында.
Азнакай шәһәрендә Oscar& c7c5 һәм Рәдиф Кашаповның концерты Кара елга буенда 10 сентябрьдә узачак. Башлана сәгать 20.00дә. Барлык шәһәр һәм район халкын чакырып калабыз!
