Әгерҗедә урам бәйрәме узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Әгерҗе авылында Сибгат Хәким урамында бәйрәм узды. Авыл җирлеге башлыгы Назиф Хәсәнов, ветераннар оешмасы рәисе Альбина Сафиуллина аны оештыру өчен зур көч куйган. Урамның иң өлкән һәм иң кече кешесен бүләкләделәр, берсеннән-берсе кызыклы ярышлар үтте. Балалар да, өлкәннәр дә төрле уеннар уйнадылар. Язучы-тарихчы Марсель Гарипов чыгышын да авыл халкы кызыксынып тыңлады.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International