Яшьләрнең экстремизмга һәм террорчылыкка каршы булуларын чагылдырган велосипедларда узыш районыбызда өченче елын үткәрелә. Ул 15 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә башланып, маршруты Ак мәчет – Зәңгәр мәчет, Кара елга яры буйлап (Гагарин урамы) Азнакай нуры мәчетенә (Гаилә паркы) кадәр булачак. Инде матур традициягә әйләнгән марафонга барлык райондашларны, яшь-җилкенчәкне чакыралар. Шәһәребезнең матурлыгына бергәләп сокланыйк, экстремизм, террорчылыкка каршы оештырылган бу чара безне тагын да ныграк берләштерсен.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/