Яшь буынга хокукый белем өстенә аны тормышта куллану практикасы да кирәк. Мәгариф идарәсенең мәгълумати-методик бүлегендә һөнәр көллияте студентлары белән уздырылган эшлекле уен нәкъ менә дәүләтнең сайлау системасы турында белемне арттыруга, үз сайлау хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибенә багышланган иде.
Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина һәм аның урынбасары Гөлназ Юнысова сайлаулар һәм референдумнар оештыру һәм аларга әзерлек, властьның башкарма һәм вәкаләтле органнарын формалаштыру мәсьәләләре, сайлауларның җәмгыяттәге сәяси, социаль һәм башка процесслар белән бәйлелеге хакында сөйләделәр.
Эшлекле уенда катнашучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтынннан үз сайлау участокларын эзләделәр, сорауларга җавап бирделәр, тест биремнәрен эшләделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/