Азнакайда парклар һәм скверлар фестивале уздырыла

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

    Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да  гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Ишкәев исемендәге ял паркы, Тарсус, Яшьләр, Җиңү парклары күптән халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Районның – 85, “Азнакайнефть” идарәсенең” 60 еллык юбилейлары уңаеннан төзелгән Гаилә паркын да олысы-кечесе үз итте. 

17-18 сентябрьдә республикада “Парклар һәм скверлар” фестивале уздырыла. Әлеге масштаблы чарадан Азнакай да читтә калмаячак, әлбәттә. 17се көнне 9.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында һәм Гаилә паркында бәйрәм концерты, яшьләр һәм балалар өчен спорт һәм күңел ачу чаралары оештырыла.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International