Азнакайда сайлауларда иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый.  Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә.

Районыбыз һәм шәһәребездә  63 меңнән артык кеше яши. Аның 50 меңнән артыгы сайлау яшендә. Барлыгы 62 сайлау участогы бар, аның 42 се – районда, 20 се – шәһәрдә. Районда – 23057, шәһәрдә 27701 сайлаучы теркәлгән. Җитди сәбәпләр аркасында үз участокларында тавыш бирә алмаган 500 дән артык азнакайлы беркетмә таныклык алган. Алар нигездә студентлар, командировкага баручылар һәм башкалар.

Сайлау участокларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.

Урын өстендә ятучыларга яки ниндидер башка сәбәп белән участокка килә алмаучыларга үтенечләре буенча өйләренә барып тавыш бирдерү оештырылган.

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International