«Финансистлар көне» уңаеннан Азнакай 2 нче урта мәктәбендә чара узды. 10 нчы сыйныф укучыларына «Ак Барс» банкы начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Курбанова финанс нигезләрен төшендерде. Сер түгел, чыгарылыш укучыларының күбесе икътисади юнәлешне сайлый. Бу очрашу – аларга киләчәктә һөнәр сайлауда, һичшиксез, файдалы булыр.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/