Азнакайның 1 нче мәктәбе укучылары дару үләннәре җыйдылар

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

“Көзге игелеклеләр атналыгы” акциясе кысаларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә “Җир – уртак йортыбыз” дигән чара узды. Укучылар һәм укытучылар җәен бик күп төрле дару үләннәре җыйганнар. Аларныхәзерләүләр конторасына тапшырачаклар.

Шулай ук акция барышында ярминкә дә оештырылды. Анда “Иң керемле сәүдә ноктасы”, “Иң эксклюзив товар”, “Иң үзенчәлекле сәүдә ноктасы” дигән бәйге дә үткәрелде.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International