Азнакайда көзге ярминкәләр уза

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Көз – ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан.

 Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы тутырмалар, майлар, яшелчә, җиләк-җимеш, балның да ниндие кирәк: карабодайныкы, чәчәкнеке, юкә балы... Кул осталары иҗат иткән эшләнмәләр завыклыгы белән сокландырды.

 Бу ярминкәдә 50дән артык фермерлык хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, һәвәскәр бакчачылар үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Бездә ярминкәләр гадәттә җыр-бию, концертлар белән уза. Бу юлы да сәхнә йолдызлары рәхәтләнеп ял иттерде, бәйгеләр дә оештырылды.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International