Игелек эшләр җирдә эзсез калмас

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Актүбә 1 нче урта мәктәбендә “Игелекле эшләр атнасы” үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ул бистәдә генә түгел, якын-тирә авылларда да узды.

Әлкәй укучылары акциянең тарихы белән таныштылар. Атна дәвамында барлык чараларда актив катнаштылар. Авылларындагы хезмәт һәм тыл ветераннарына ярдәм иттеләр.

Чемодурово укучылары исә тыл ветераны Мария Кудряшова янына барып, фатирын җыештырдылар, азык-төлек алып кайтып бирделәр.

– Мария Петровна зур рәхмәтләр әйтеп калды. Безнең дә күңел булды. Башкаларга яхшылык кылу бер дә авыр түгел, – диләр укучылар.

Мәлбагышлылар класс сәгатьләрендә кылган игелекле эшләре хакында сөйләделәр.

Ә Актүбә бистәсендә укучылар мәктәпнең пенсионерлары янына бардылар. “Парклар һәм скверлар көне” акциясендә катнаштылар. Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркында уйнап, күңел ачып кына калмадылар, аның территориясендә өмә дә уздырдылар.

Игелеклелек, шәфкатьлелек, башкаларны кайгырту кеше бәхетенең нигезен тәшкил итә. Безнең эрага кадәр дүртенче гасырда ук грек философы Платон: “Башкалар бәхетен кайгыртып, без үз бәхетебезне табабыз”, – дигән. Чыннан да, башкаларга игелек кылганда без үзебезне бәхетле тоябыз. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк!

Виктория Садреева

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International