18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлауларда Азнакай муниципаль районы буенча сайлаучыларның уртача 88,93 проценты тавыш бирүдә катнашкан (шәһәр буенча – 84,55%, авыл җирлекләре һәм Актүбә бистәсе буенча – 94,27%).
30 нчы бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча иң күп тавышны Ринат Хәйров җыйган (88,75%). Александр Агафоновка сайлаучыларның 4,64% ы ышаныч белдергән. Калган кандидатлар 2 проценттан түбәнрәк тавыш алганнар.
Партияләр исемлеге буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясе өчен азнакайлыларның 90,76%ы тавыш биргән. “Россия Федерациясе коммунистлар партиясе” – 5,13%, ЛДПР 1,17% тавыш җыйган. Калган партияләр 1 процентлы чикне дә уза алмаганнар.
Баланлы Бүләк, Балтач, Ирекле, Мәсгут, Мәлбагыш авыллары сайлаучылары тавыш бирүдә 100 процент катнашканнар.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/