Пенсионерларга яңа ел башында биш мең сум өстәп бирәчәкләр

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

     Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, пенсионерлар 2017 елның гыйнварында пенсияләре белән бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендә түләү дә алачаклар. Моның өчен Пенсия фондына барырга яки гариза бирергә кирәкми. Әлеге акча бюджет мөмкинлекләре чикле шартларда пенсионерларга кулану бәяләре үсешен компенсацияләргә ярдәм итәчәк. 2017 елдан исә Россия Хөкүмәте пенсияләрне индексацияләүнең элекке тәртибенә күчәчәк, ягъни тулы күләмдә, страховой пенсияләр өчен узган елгы фактик инфляциядән һәм пенсионерның яшәү минимумы үсеш дәрәҗәсеннән чыгып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International