Азнакайда 12 кеше мошенниклар кулыннан каза күргән

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

    Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы – боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә. Кызганычка каршы, агымдагы елда 12 азнакайлы кырыгалдарлар кулыннан каза күргән. Болар миңа кагылмый дип игътибарыгызны  киметмәгез, сак булу – мошенникларга эләкми калуның төп коралы. Шикле очракларга юлыкканда исә кичекмәстән, “02” яки 7-30-87 телефон номерлары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International