Татарстанда сабанчыларның республика конкурсы уза

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 21 – 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында сабанчыларның республика конкурсы уза.

Конкурсның максаты – механизаторларның һөнәри осталыгын, практик күнекмәләрен арттыру, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру.

Бәйгеләрдә районнар конкурсларында җиңгән, яхшы җитештерү күрсәткечләренә ия һәм эштә үзләрен күрсәткән механизаторлар катнаша ала.

Конкурс вакытында җир сөрү вакыты һәм сыйфаты исәпкә алыначак. Конкурста катнашучылар бер үк шартларда – бертөрле сабан куелган, бертөрле көчтәге тракторларда җир сөрәчәкләр.

Ярышларда җиңүче кыйммәтле приз алачак һәм аның 2017 елда Россиянең сабанчылар чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән катнашу мөмкинлеге булачак.

Сүзгә: Азнакай районы данын "Марс" хуҗалыгының алдынгы механизаторы, сабанчыларның район конкурсы - 2016 җиңүчесе Радик Шәймиев яклый. Аңа уңышлар телибез!

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International