Бүген кесәсендә банк картасы булмаучылар бик сирәк. Рәхәт бит! Аның белән түләү үтә уңайлы. Үзең белән акча йөртергә кирәкми, чит шәһәргә, хәтта чил илгә дә акчаны санаулы минутлар эчендә күчерергә була. Тик, уңайлыклар килеп чыгуга, аяк чалучылары да табыла.
Банк карточкаларыннан акча урлау – җинаятьчелекнең иң киң таралган төре. Алай гына да түгел, ул дөньякүләм проблемага әйләнә бара. Криминалистлар фикеренчә, банк счетларыннан мошенниклар урлаган акча бер елга миллиардлар белән исәпләнә. Пластик карта, электрон янчык, кәрәзле телефонга урнаштырылган “мобиль банк” кушымтасы аша акча үзләштерүләр саны елдан-ел арта килә.
Халык күп очракта интернет аша сатып алу вакытында алдана. 2016 елның 6 аенда 60 мең россияле кибер-караклар корбаны булган. Күп очракта мондый күңелсез хәлләр карта хуҗаларының игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга.
Картадагы акчагыздан колак кагасы килмәсә, гади генә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Акча алу, салу эшләрен башкарганда пин-код җыйган вакытта аны бер кулыгыз белән каплагыз. Бу – башкалар сезнең шәхси кодны белмәсен яки видеога төшереп алмасын өчен кирәк.
Банк картасы белән банк эчендәге банкоматлардан гына кулланыгыз. Аерым банкоматлардан кулланганда карта куя торган урынны һәм клавиатураны яхшылап карагыз. Анда сезнең пин-кодны хәтердә калдыра торган җайланма урнаштырылмаганмы?
Банк картасы белән интернеттан товар алганда да каршы як сораган һәр мәгълүматны әйтергә кирәкми. Әйдәгез, тагын бер кат искә төшерик, интернет-түләү вакытында сездән бары тик түбәндәгеләр генә кирәк:
- 16 цифрдан торган банк счеты номеры
- карта хуҗасының исем-фамилиясе (латин хәрефләре белән)
- картаның гамәлдә булу вакыты (ул карта номеры астында языла)
- картаның ялган булмавын тикшерү коды. Ул карточканың икенче ягында, өч саннан тора.
Онытмагыз: интернет сатып-алу вакытында пин-кодны әйтү кирәк түгел. Соңгы вакытта, саклану чарасы буларак, интернеттан товар алган вакытта смс-хәбәр килә. Анда бер тапкыр кулланылышлы пароль язылган. Күпләр югалып кала, янәсе алдакчылар эше түгелме? Әмма куркырга кирәкми, моны сезнең акчаны законсыз алудан саклау өчен банк җибәрә.
Алдакчылар акча таларга дигәндә нинди генә алымны кулланып карамый. Шулай ук киң таралган очрак – даими клиентның “хәлен белешеп” банк “хезмәткәр”е шалтыратуы. Статистикага карасак, шалтыратучылар арасында кызлар ешрак очрый. Алар шулай ук смс аркылы да элемтәгә керергә мөмкин. Төп схема болай: “Сез безнең банкның даими клиенты. Сезнең куркынычсызлыгыгызны саклыйбыз. Безгә зарларыгыз юкмы? Юк икән, алга таба да шулай дус-тату яшик, безнең яңа хезмәтләрдән файдаланыгыз, фәлән-төгән...” Туташ үзен чын банк хезмәткәре, дип таныштырып бетергәч кенә, сезнең банк карточкасы турындагы мәгълүмат белән кызыксына башлый. “Хезмәткәр” шулай ук даими клиентларга бонуслар бирелү, сезне дә шуның белән “сыйларга” теләү шатлыгын да уртаклашырга мөмкин. Менә шулай “сайрый” торгач, алдакчы кармагына кабып, банктагы акчадан колак какканын сизми дә кала кеше. Исегездән чыгармагыз, бер генә банк хезмәткәренең дә клиентның шәхси мәгълүматы белән кызыксынырга хокукы юк!
– Әйтергә кирәк, соңгы арада алдакчылар клиентка шалтыратып вакыт та әрәм итми. Баюның яңа ысулын уйлап тапканнар, әнә. Алар хәзер кәрәзле телефоннарга вируслар ата башлады. Кәрәзле телефонга рәхәтләнеп кереп утырган вирус, телефонга беркетелгән картаның балансын сорый. Шуннан соң исә үзенең төп эшенә керешә: картагыздагы акчаның соңгы тиененә кадәр кырып-себереп икенче счетка күчереп куя. Бу очракта каракның кулыннан тоту бик кыен, чөнки яңа гына килгән смс бик тиз юкка чыга бара.
– Шулай ук смс аша да вируслы хәбәрләр килә. Кулланучы аны телефонына күчереп, сылтама буенча ялган сайтка эләгә һәм тагын акчасыннан коры кала.
Банк карточкасы таланган клиентлар прокуратурага шикаятьне яудырып кына тора. Шуңа күрә Татарстан Прокуратурасы каршындагы Җәмәгать советы банк карталарын куркынычсыз куллану буенча белешмәлек эшләгән. Анда банк картасын кулланганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге гади тел белән тәфсилләп язылган. Шулай ук карточкадан акчаны законлы “салдырган”да шикләнүләр туса, нишләргә кирәклеге адымлап аңлатылган. Белешмәлектә кулланучының үз рөхсәтеннән башка акча алынган очракта кая мөрәҗәгать итәсе дә ачык аңлатылган. Кулланырга уңайлы булсын өчен анда банк яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, документ үрнәкләре дә китерелгән.
Әлеге белешмәлек акча каракларының бизнесына аяк чалырмы-юкмы, монысын вакыт күрсәтер. Минем белән бу хәл булмас, дип берәү дә өздереп әйтә алмый. Шуңа күрә, сак булыйк!
Чулпан ШАКИРОВА